Синьян аграр институты белән видео-конференция
2021 елның 17 декабрендә Казан дәүләт аграр университеты һәм Кытай Халык Республикасының Синьян шәһәре Синьян аграр институты вәкилләренең очрашуы булды. Очрашу кысаларында икътисад институты директоры Низаметдинов Марат Мингали улы һәм урман факультеты деканы Гафиятов Ренат Халит улы әзерлек юнәлешләрен кыскача тәкъдим иттеләр. Халыкара бүлек начальнигы Матвеева Светлана Ефимовна безнең вузга чит ил студентларының керү мөмкинлекләре турында сөйләде. Очрашу кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, шулай ук киләсе елга фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу
планлаштырылды.