«Интернет-иминлек» ачык лекториясе
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия Аппараты булышлыгында 2021 елның 21 декабрендә Казан ДАУ бинасында «Интернет-иминлек» дигән ачык лекторий узды.
Чара деструктив берләшмәләр, радикаль идеологияләр өлкәсендә зарарлы йогынтыны кисәтү максатыннан студентларның һәм яшь укытучыларның хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Лекторий мәгълүмати-агарту лекциясе форматында интерактив озату материалларын кулланып үткәрелде.
Спикер булып Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе — Шелуханов Максим Дмитриевич чыгыш ясады.
Лекторий ахырында студентлар үзләрен кызыксындырган тискәре күренешләрне профилактикалау мәсьәләләре буенча сораулар бирделәр.