«Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея» республика конкурсына йомгак ясалды
2021 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының инновацион проектлары өчен ел саен үткәрелә торган региональ конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс уналтынчы тапкыр үткәрелде, аны оештыручылар –Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVII конкурсында җиңүчеләр арасына дүрт хезмәткәр керде. Тантаналы чара «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узды.
«Социаль әһәмиятле инновацияләр» номинациясендә «Авыл территорияләренең ресурс потенциалын анализлау нигезендә муниципаль районнарда кооперацияне үстерү» проекты белән Мөхәммәтгалиев Фәрит Нургали улы җиңүче булды.
«Инновацияләр старты» номинациясендә механикалаштыру һәм техник сервис институтының 2 курс студенты Якушев Гадел Наил улы «Санлы микробиологик анализатор» проекты белән бүләкләнде.
«Наноимпульс» номинациясендә Панков Андрей Олегович «Наноматериалларны күчерү һәм дозалау өчен методика һәм җиһазлар» проекты белән бүләкләнде.
Шулай ук Галиев Илгиз Гакыйф улы һәм Гыймалетдинов Илдус Хафиз улы конкурсның партнерлары – «ИТ-парк «Югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк» ДАУ һәм «Связьинвестнефтехим» ААҖ компанияләре тарафыннан бирелә торган исемле премияләргә ия булдылар.
«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» XVII конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.