Казан ДАУ командасы көрәш ярышларында җиңүче булды

2022 елның 28 гыйнварында «Тулпар» спорт комплексында аграр мәгариф учреждениеләре арасында көрәш буенча шәхси-команда республика ярышлары узды.

Ярышларны үткәрү максатлары:

●Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау

●Республикада көрәшне популярлаштыру

●Спорт осталыгын күтәрү

●Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту

Турнирда 9 команда арасыннан 100 дән артык спортчы катнашты:

— Казан дәүләт аграр университеты

— Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

— «Сарман аграр көллияте»ДАҺБУ

– Габдулла Тукай исемендәге «Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы»ДАҺБУ

 -«Кукмара аграр көллияте»ДАҺБУ

– «Буа ветеринария техникумы»ДАҺБУ

– «Актаныш технология техникумы»ДАҺБУ

– «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы»ДАҺБУ

– «Саба аграр көллияте»ДАҺБУ

Ярышлар 6 авырлык категориясендә узды:  60 кг -нан 130 кг -га кадәр.

Көрәш бик кискен һәм килешмәслек булды, көндәшләр соңгы минутка кадәр көрәштеләр. Шәхси ярыш нәтиҗәләре буенча команда зачетында беренче урынны Казан ДАУ командасы алды.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть