Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Галиев Роберт Тимерхан улына багышланган музейны ачу тантанасы
2022 елның 12 февралендә Теләче районының Максабаш авылында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Тургай» студентлар халык театрының алыштыргысыз җитәкчесе Галиев Роберт Тимерхан улына багышланган музейны ачу тантанасы булды. Чарада Роберт Тимерхан улының туганнары, Татарстан Республикасы мәдәният эшлеклеләре, Теләче районы администрациясе вәкилләре, шулай ук хуҗалык-икътисадый эшчәнлек проректоры Закиров З. Р., оештыру-тәрбия эшләре идарә башлыгы Мостафин А. А. катнашты. Чараны студентлар клубы һәм «Тургай» студентлар халык театры сәнгать җитәкчесе Зарипов А. А. алып барды, соңыннан район хакимияте вәкилләре музейны ачу һәм искә алу кичәсен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.