Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлегендә

«Табигатьтән файдалану экологиясе» юнәлеше буенча укучы Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары, доөент һәм декан вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Х. Гафиятов белән бергә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлегендә берничә уку көне үткәрделәр.

 Практикада Татарстан Республикасында табигатьтән файдаланучыларга Россия Федерациясе законнарында каралган дәүләт экоаналитик контрольнең ничек үткәрелүе белән таныштылар. Аерым алганда, өслек, җир асты, агынты һәм эчәргә яраклы су, атмосфера һавасы һәм атмосферага сәнәгать ташлаулары, туфрак һәм грунт, су катламнары, калдыклар, үсемлек үрнәкләре пробаларына анализ ясалу белән.

Бүлек белгечләре контролендә, булачак экологлар үзләрен биотестлауда һәм төрле пробаларны анализлауның кайбер физик-химик алымнарында сынап карадылар һәм практикада үзләре сайлаган һөнәри функцияләрне гамәлгә ашыру өчен күп кенә табигый-фәнни дисциплиналар буенча яхшы әзерлекле булырга кирәклегенә инандылар. Студентлар бүлек белгечләренә ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бүлекчәләрендә мөмкин булган практикалар төрләрен узарга теләк белдерделәр

Translate