8 Март бәйрәме белән котлау!

Кадерле һәм гүзәл хатын-кызлар!

Шәхсән үз исемемнән һәм бөтен ир-атлар коллективы исеменнән Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне – яз һәм мәңгелек кыйммәтләр: мәхәббәт, матурлык, хисләр һәм гамәлләр гармониясе, рухи юмартлык бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сез безне эштә рухландырасыз, гаиләдә ярдәм итәсез, тормышыбызда куандырасыз. Безнең университетта гүзәл затлар фән белән уңышлы шөгыльләнәләр, югары квалификацияле белгечләр әзерлиләр һәм төп административ постлар билиләр. Чын күңелдән Сезгә Казан ДАУ үсешенә керткән өлешегез, фәнни һәм педагогик эшчәнлектә, укуда, иҗатта югары казанышларыгыз өчен рәхмәт белдерәм!

Сезнең барлык теләкләрегез һәм хыялларыгыз тормышка ашсын, һәрвакыт кешелеклелек һәм якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп яшәгез! Сезгә яңа уңышлар, нык сәламәтлек, язгы кәеф һәм зур бәхет, тыныч күк йөзе телим!

Иң изге теләкләр белән,

Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р.

Translate