Кайгы уртаклашу

2022 елның 15 мартында 82нче яшендә искиткеч кеше Лотфуллин Равил Шәрип улы, физика-математика фәннәре кандидаты, «Физика һәм математика»кафедрасы доценты вафат булды.

Без аны студентларга һәм хезмәттәшләренә карата гадел, принципиаль һәм таләпчән кеше буларак истә тотачакбыз.

Казан дәүләт аграр университеты җитәкчелеге һәм коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Лотфуллин Равил Шәрип улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Translate