Яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау мәсьәләләренә багышланган «Куркынычсызлык» темасына лекция

2022 елның 29 мартында механикалаштыру һәм техник сервис институтының актлар залында яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау мәсьәләләренә багышланган «Куркынычсызлык» темасына лекция узды. Лектор булып Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппаратының баш киңәшчесе Зәйнуллин Руслан Рөстәм улы чыгыш ясады. Очрашуда 1-3 курс студентлары һәм төркем кураторлары катнашты. Лекция ахырында студентлар яшьләр арасында профилактик эш буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Translate