«Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә – тынычлык һәм татулык иҗаты» II төбәк этномәдәни студентлар фестиваленең Гала-концерты
2022 елның 30 мартында Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә – тынычлык һәм татулык иҗаты» II төбәк этномәдәни студентлар фестиваленең Гала- концерты узды. Фестиваль икенче ел инде татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Идел буе спорт һәм туризм университеты.
Җиңүче студентларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча Россия Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Комитеты Рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның югары белем бирү оешмалары ректорлары советы рәисе вазыйфаларын башкаручы, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов котлады, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Вадим Дулат Алиев, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика оешмасы рәисе Элькин Искәндәров катнашты.
Ярышлар вокал, хореография, инструменталь музыка, нәфис сүз юнәлешләре буенча узды. Безнең университеттан 6 гариза бирелде: Галиев Айнур Рөстәм улы — татар җырлары (инструментал) попурри, Саяпова Азалия Алмаз кызы — татар биюе, Муллахмәтова Алия Алмас кызы — татар биюе, Хәйбрахманов Рамазан Равил улы — Татар биюе, Шәрәфетдинова Ләйлә Фәнис кызы — татар биюе, Гобәйдуллина Фирүзә Фәнил кызы – вокал. 3 көн чыгыш нәтиҗәләре буенча 1 курс студенты Гобәйдуллина Фирүзә вокал (соло) юнәлеше буенча мактаулы 2 урынны яулады.
Фирүзәне котлыйбыз,киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!