Казан дәүләт аграр университетында һөнәри белем бирү программалары буенча дәресләр башланды
2022 елның 4 апреленнән «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә түбәндәге һөнәри белем бирү программалары буенча укулар башланды: «Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны 4 нче разрядлы көйләүче»», «3 нче разрядлы токарь»», «Авыл хуҗалыгы җитештерүендә «С» категорияле тракторчы-машинист».
Укулар июль аена кадәр дәвам итәчәк.
Уку нәтиҗәсендә таныклык бирелә