«Квиз» интеллектуаль уены

13 апрель көнне Механизация һәм техник сервис институтында Казан дәүләт аграр университетының 100 еллык юбилеена багышланган «Квиз» интеллектуаль уены узды. Укытучылар, аспирантлар һәм студентларның уртак командалары үзара белем, логик фикерләү күнекмәләрендә ярыштылар һәм, әлбәттә, вакытларын күңелле үткәрделәр. Уен 5 раундтан торды, анда чикләнгән вакыт эчендә катнашучыларга төрле тематикадагы сорауларга җавап бирергә, шул исәптән безнең университет тарихын белүгә кагылышлы сорауларга да җавар табу һәм конкурс нәтиҗәләре буенча мөмкин кадәр күбрәк балл җыярга кирәк иде.

Уенда 8 команда катнашты:

Механикалаштыру һәм техник сервис институтының 2 командасы — «Мегамех» һәм «Нинди кешеләр «ҖЧҖ», агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 3 командасы — «Үсемлекчелек», «КаЗиК», «Табигатьнең дүртенче патшалыгы» , икътисад институтының 2 командасы –  «Бухучет» һәм «Уңыш династиясе»   , шулай ук урман хуҗалыгы һәм экология факультеты командасы — «Урманфак».

Нәтиҗәдә, призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – «Нинди кешеләр «ҖЧҖ» командасы;

2 урын – «Бухучет»;

3 урын – «Мегамех».

Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Translate