Шагыйрь Әхмәд Рәшит исемендәге VI Республика фәнни-гамәли конференциясе
2022 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Буа районында Яңа Чәчкап урта мәктәбе базасында шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге «Кояшлы ил»VI Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эше 5 юнәлеш буенча оештырылган иде:
– «Утырам да уйлармын» (А. Яковлева). Ә. Рәшитнең тормышы һәм иҗаты.
— «Шигъри бәхәсләр»
— «Бу яктан без бу җирдән…»
— «Театр яктылыкка алып бара»
— «А. С. Пушкин һәм аның иҗаты»
Инде алтынчы тапкыр әлеге конференция Казан дәүләт аграр университетының бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы белән берлектә үткәрелә. Быел конференциянең кунаклары – э.ф.д., проф. Клычова Гүзәлия Салих кызы,
а-х.ф.д., проф. Шәрәфетдинов Газимҗан Сәлим улы, икътисад институтының 3 нче курс студенты Афлятунов Айдар.
Конференциядә катнашучылар Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Казан дәүләт аграр университеты дипломнары белән бүләкләнде.