Механикалаштыру һәм техник сервис институтында «WorldSkillsBaltasiJunior-2022»чемпионаты узды
2022 елның 22 апрелендә механикалаштыру һәм техник сервис институтында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча «Worldskillssbaltasijunior – 2022»чемпионаты узды.
Балтач районының төрле мәктәпләреннән килгән катнашучылар түбәндәге модульләр буенча конкурс сынауларында катнаштылар:
Модуль 1. Культиваторны комплектлау һәм көйләү.
Модуль 2. Теш тырмасын комплектлау.
Модуле 3. Дизель двигателенең форсункасына диагностика һәм аны җайга салу.
Конкурс барышында «Агробизнеста машиналар һәм җайланмалар», «Тракторлар, автомобильләр һәм технологик процессларның куркынычсызлыгы» кафедралары укытучылары арасыннан экспертлар комиссиясе тарафыннан һәр модульдә абсолют җиңүчеләр һәм иң яхшылары билгеләнде.
Катнашучылар мактау грамоталары һәм исемле бүләкләр белән бүләкләнделәр.