Казан дәүләт аграр университетында Бөек Ватан сугышы истәлегенә багышланган чаралар һәм «Фәнни полк» акциясе уза

Казан дәүләт аграр университетында Бөек Ватан сугышы истәлегенә багышланган чаралар һәм «Фәнни полк» акциясе уза. Бөек Ватан сугышы ветеранының оныгы Сабирҗанов Инсаф Рифкать улы урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары каршында үзенең бабасы Кашапов Фоат Альтап улының истәлекләрен җентекләп алар тарафыннан сугыш һәм граждан ихтыяҗлары өчен урман әзерләү эшләре ничек алып барылганы турында сөйли. Кешеләрнең фашизмны җиңү хакына эшләүләре, шул ук вакытта һәрвакыт ял, фәнни эш һәм белем дәрәҗәсен күтәрү өчен вакыт һәм көч табарга тырышулары турында  да истәлекләрдән мәгълүмат бирә.

Translate