«Татар кызы -2022» республика конкурсы

2022 елның 27 апрелендә 1 курс студенты Гобәйдуллина Фирүзә Фәнил кызы «Татар кызы- 2022» республика конкурсында катнашты. Жюри составында «Ак калфак» татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы, телетапшырулар алып баручы, диктор — Татарстан Республикасының атказанган артисты Абдуллин Инсаф Фәрут улы, шагыйрә Зәйниева Резедә бар иде.

Аны хупларга дуслары, төркемдәшләре – Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары килгән иде.

Translate