Производство практикасы яңалыклары
Механикалаштыру һәм техник сервис институты студенты Зөлфәт Шәкүров (җитәкчесе Нотфуллин Р.Р.), Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Яшь Көч» агрофирмасы” ҖЧҖендә, Татар Дөм-Дөме авылында проихзводство практикасын уза. Авыл Нократ елгасыннан 5 км, район үзәгеннән, Алабуга шәһәреннән 31 км төньяк-көнбатышка таба, Мамадыш шәһәреннән 18 км төньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Авыл 1678 елдан бирле билгеле. Халык күбесенчә «Яшь Көч» агрофирмасы ҖЧҖендә (игенчелек, сөт терлекчелеге) эшли, күпләре умартачылык белән шөгыльләнә.
Соңгы 10 көн эчендә Зөлфәт Беларус тракторында 3022 СП-16х2 агрегаты белән тырмалауда эшли, КамАЗ-га техник хезмәт үткәрә, төягеч белән борт куя, хәзерге вакытта орлыкны СЗП-3.6 агрегатына күчерә.