Һөнәри юнәлеш бирү эше

Чит телләр кафедрасы мөдире Ярхамова Әлфия Абрик кызы һәм идарә кафедрасы укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы Казан шәһәренең 73 нче мәктәбенең 9А һәм 11А укучылары алдында чыгыш ясадылар.

Нияз Азатович Казан дәүләт аграр университетының интерактив презентациясен үткәрде, вузлардагы юнәлешләр турында сөйләде, «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча дисциплиналардан торган биремнәр мисалын китерде. Укучылар үзләрен ачык чыгышларда һәм маркетологлар сыйфатында да сынап карадылар.

Казан ДАУ сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт белдерә: 11а — Соловьева Зөлфия Нурахматовнага, 9а — Шарапова Лилия Каюмовнага.

Translate