Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни эшләр ачык конкурсының бүләкләү тантанасы
13 май көнне «Московский» мәдәният үзәгендә Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни эшләр ачык конкурсының бүләкләү тантанасы булды.
Читтән торып һәм көндезге этап нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт аграр университеты Механизация һәм техник сервис институтының Б281-01төркем студенты Рәмзил Шакиров “Ветеринария һәм авыл хуҗалыгы” секциясендә мактаулы 3 урынны алды. (Фәнни җитәкчесе — агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты Хөсәенов Раил Камил улы).
Рамилне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!