Казан ДАУ Җиңү паркында булды
17 майда гомүминженерлык дисциплиналары кафедрасы укытучылары Б201-08 төркем студентлары белән бергә Казандагы Җиңү паркында булдылар. Әлеге чара халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 77 еллыгына багышлана. Студентлар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм зур кызыксыну белән хәрби техника макетларын карадылар.