Казан ДАУ музейларында Ачык ишекләр көннәре
1922 елның 22 маенда оешкан Казан дәүләт аграр университетының Мәгариф һәм фән өлкәсендә бай тарихы һәм казанышлары бар.
Казан дәүләт аграр университетында 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чаралары уза. Университетта төрле елларда тарихның тематик музейлары булдырылды, алар бүгенге көндә тулы бер комплекс тәшкил итә. Бәйрәм алдыннан вуз музейларында Ачык ишекләр көннәре уза. Килүчеләр –университет кунаклары, конференцияләрдә катнашучылар, студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары.