Милли көрәш буенча республика ярышларында җиңү

2012 елның 26 маенда Югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Тулпар спорт комплексында Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган милли көрәш буенча шәхси-команда республика ярышлары узды.

Оештыручылар –Татарстан Республикасының Көрәш Федерациясе һәм “Казан ДАУ” ЮҺБ ФДБМУ. Турнирда безнең университетның студентлар командасы һәм республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 19 югары һәм урта махсус уку йортлары командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең студентлар түбәндәге урыннарны яуладылар:

70кг авырлык категориясендә:

– Шәйхетдинов Дамир – III урын;

80кг авырлык категориясендә:

-Мавлин Эмиль – I урын;

90кг авырлык категориясендә:

-Сәлахетдинов Раил – I урын;

-Садыйков Инсаф – II урын;

– Вәлиуллин Илһам – III урын;

100кг авырлык категориясендә:

-Галиев Нәфис – II урын;

– Мөхәммәтҗанов Рамазан – III урын.

Гомумкоманда зачетында безнең студентлар командасы мактаулы I урынны яулады. Мактаулы кунаклардан ярышларда Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе рәисе Таһиров Марсель Шәрипҗан улы, милли көрәш ветераннары Сибгатуллин Фатыйх Сәүбән улы, Казан дәүләт аграр университетының инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге проректоры Хәмидуллин Наил Нурулла улы һәм башкалар катнашты.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Translate