Производство практикасы яңалыклары

Б291-02 төркеменең механизация һәм техник сервис институты студенты Касыймов Идрис Татарстан Республикасы Арча районының «Кызыл ЯР» ҖЧҖендә производство практикасын уза. Ул төрле эшләр башкара: күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм СП-11 тагылмасында дым каплату өчен агрегат җыярга ярдәм итә. Шулай ук, төнге сменада FEAT D-9900 катнаш чәчү комплексына аммиак салу белән шөгыльләнгән.

Идрис сиптергечләрне әзерләүдә һәм көйләүдә актив катнаша. Арча районы хуҗалыкларында сиптергечләрнең эш сыйфатын тикшергәндә авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Россельхозүзәк белгечләре мактаулы икенче урынны алдылар.

Translate