ГТО Фестиваленең региональ этабы
26 майда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының «Буревестник» стадионында ТР югары белем бирү оешмалары укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең төбәк этабы узды. Казан ДАУ студентлары әлеге спорт чарасында актив катнаштылар.