Производство практикасы яңалыклары

Аробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының укытучысы Фәсхетдинов Фәннур Шәүкәт улы Буа һәм Чүпрәле районнарында студентларның производство практикасын тикшерде.

Механикалаштыру һәм техник сервис институтының 3 курс студентлары Фәйзуллин Фаил һәм Шәмсетдинов Илмир «Заря» ҖЧҖдә һәм Буа районының Шәрәфетдинов Ф.Б. крестьян-фермер хуҗалыгында производство практикасын узалар. Практикантлар язгы кыр эшләрендә актив катнашалар. Фаил чәчү эшләрен төгәлләгәннән соң, чәчү комплексын агрегатлаган, терлекчелек комплексындагы җиһазларны ремонтлау белән шөгыльләнә.

Илмир көнбагыш чәчүдә һәм уҗымнарны тукландыруда ярдәм иткән. Хәзерге вакытта терлек азыгы җыю комбайнын әзерләү белән шөгыльләнә.

Аларның курсташлары Фәхертдинов Ранил һәм Исхаков Ильвир Чүпрәле районының «П.В. Дементьев исемендәге Агрофирма» ҖЧҖдә производство практикасын узалар. Практика узу вакытында «Monopill S» чәчкечләрен җыю һәм эшкә әзерләү эшләрен башкарганнар. Студентлар шулай ук азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерүдә катнашканнар.

Translate