Производство практикасы яңалыклары
Механизация һәм техник сервис институтының 3 нче курс студентлары Нестеров Дмитрий һәм Сабиров Айдар, агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты студенты Нигъмәтуллина Илүзә Чистай районының «Элеватор Текә Тау» ҖЧҖендә производство практикасын узалар.
Дмитрий һәм Айдар элеватор электр җиһазларын монтажлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәләр. Илүзә предприятие лабораториясендә пробалар алу белән шөгыльләнә һәм ашлыкның сыйфатын билгели. Аларның курсташы Иванов Илья «Закамье-Агро» ҖЧҖендә карабодайны чәчү эшләрендә булыша.
Механикалаштыру һәм техник сервис институтының 3 нче курс студенты Елисеев Григорий һәм Хәнифов Динар Аксубай районының «Аксу-Агро» АФ ҖЧҖендә һәм «Волга — Селект» ҖЧҖендә производство практикасын узалар. Григорий хуҗалыкның язгы кыр эшләрендә актив катнаша. Динар үсемлекләрне саклау өчен чаралар әзерләүдә һәм мобиль эретмә төененә хезмәт күрсәтүдә булыша.