Казан дәүләт аграр университетының чит ил студентлары «Свияжск утрау-шәһәре»ндә булдылар

2022 елның 31 маенда университетның чит ил студентлары халыкара бүлек башлыгы Светлана Ефимовна Матвеева җитәкчелегендә Татарстанда иң борынгы һәм матур урыннарның берсе — «Свияжск утрау-шәһәре»дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында булдылар. Утрау чит ил укучыларын борынгы корылмалар һәм тарихи музейлар белән таң калдырды. Күзәтү экскурсиясе вакытында утрауның «визит карточкаларын» карадылар һәм аның иң әһәмиятле биналарының тарихын белделәр. Сәяхәт балаларда якты һәм онытылмас тәэсирләр калдырды, кайткач, алар Болгардагы яңа экскурсиягә барырга теләк белдерделәр.

Translate