Казан дәүләт аграр университетында Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе узды
10 июньдә механикалаштыру һәм техник сервис институтында Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланып агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы тарафыннан оештырылган «XXI гасыр АГРОИНЖЕНЕРЛЫК фәне» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференцияне ачып, сәламләү сүзе белән беренче проректор-фәнни эш һәм санлы трансформация проректоры Җиһаншин Булат Госман улы чыгыш ясады. Конференция программасына «АПКда машиналар һәм җайланмалар», «Техник системаларны нәтиҗәле эксплуатацияләү һәм сервис», «Үсемлекчелек һәм терлекчелектә инновацион технологияләр», «Авыл хуҗалыгы производствосының хокукый, икътисадый һәм башка мәсьәләләре»секция утырышлары кертелгән иде. Конференциягә йомгак ясап, конференциядә катнашучылар фәнни-гамәли конференциянең мөһимлеген билгеләп үттеләр.