Казан ДАУ студенты билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды
2022 елның 24-26 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Саба районының Миңгер авылында ир-атлар арасында дөнья чемпионаты һәм яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды. Ярышларда 27 илдән 200 дән артык спортчы катнашты. Казан ДАУ Б 281-03 төркем студенты Сәлахетдинов Рамил 85 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады һәм дөнья чемпионы булды.
Рамилне котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта һәм укуда уңышлар телибез!