Казан дәүләт аграр университеты студенты министрның Рәхмәт хатын алды

“Дәүләт һәм муниципаль идарә” юнәлешенең өченче курс студенты Низамова Элина нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының Рәхмәт хатын алды.

Элина хәзерге вакытта министрлыкта практика уза һәм киләчәктә әлеге башкарма хакимият органына дәүләт хезмәтенә керергә планлаштыра.

Translate