Россия авыл хуҗалыгы банкы «АгроИдел-2022» дә «Мин – агро» АПКсында эш эзләү буенча сервисны тәкъдир итте

Татарстанда «АгроИдел-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Мин – агро» агросәнәгать комплексында эш эзләү буенча сервис презентациясе узды. Россия авыл хуҗалыгы банкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка сервисның төп өстенлекләре турында сөйләде.

«Авыл хуҗалыгында мәгариф һәм эш эзләү буенча «Мин – агро» платформасы аграр белем бирүне алга этәрү һәм АПКда эш эзләү максатыннан оештырылган. Ресурс киң аудиториягә, мәктәп укучыларыннан башлап тәҗрибәле профессионалларга кадәр билгеләнгән”, – дип билгеләп үтте ул.

АПК өлкәсендә профессионаллар өчен «Мин – агро» да Россиянең барлык субъектларында АПК юнәлеше буенча һәм чиктәш тармакларда эш эзләү буенча сервис эшли ала. Вуз студентлары һәм аны тәмамлаучылар җитештерү практикасын яки тармакның иң яхшы эш бирүчеләрендә вакытлыча эшләүне һәм, киләчәктә, АПКда эшли алачаклар. Хәзер сервиста бөтен ил буенча 13 меңнән артык вакансия урнаштырылган.

Белем дәрәҗәсен арттырырга ниятләгән кулланучылар квалификация күтәрү программаларын, төрле юнәлешләр буенча курсларны, икенче югары белем алу турында мәгълүмат таба алачаклар. «Мин – агро» платформасында АПКда кулланыла торган технологияләр, тармакның перспективалары, киләчәк һөнәрләре турында белергә, сайлаган һөнәр буенча үсеш курсларына барырга һәм кирәкле күнекмәләр алырга, шулай ук сайлаган һөнәр буенча карьера юлын планлаштырырга мөмкин. Ресурска килүчеләргә конкрет һөнәр, югары уку йорты яки көллиятне сайлап алырга була, анда уку өчен таләп ителә торган белгечлек һәм киләчәк эш бирүчене сайлап алу мөмкинлеге бар.

Платформада һөнәр сайлауда ярдәм алырга, һөнәри ориентация буенча тестлар узып, илнең уку йортларының иң яхшы тәкъдимнәрен сайларга һәм укырга керү турында кирәкле барлык мәгълүмат алырга, агросәнәгать тармагы үсеше турында профессионалларның фикерләрен белергә, уңыш тарихы белән танышырга һәм төрле конкурсларда, семинарларда катнашырга мөмкин. Моннан тыш,  «Мин – агро» карьерасын башлау мөмкинлеге белән Россиянең иң эре агропредприятиеләрендә стажировкалар һәм җәйге эшләү турында мәгълүмат бирә.

Translate