Казан дәүләт аграр университетында ТР Студентлар волейбол лигасының Төньяк-Көнбатыш зона ярышлары узды

Казан ДАУның спорт залында 17-19 февральдә «А» дивизионының ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында ТР Студентлар волейбол лигасының Төньяк-Көнбатыш зона ярышлары узды.

6 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командасы апрель аенда узачак финалга юллама өчен көрәштеләр. Үткәрелгән уеннар нәтиҗәсендә Казан ДАУ хатын-кызлар җыелма командасы икенче урынны алды. Ир-атлар командалары турнирында Казан ДАУ җыелма командасы ышанычлы җиңү яулады.

Кызларны һәм егетләребезне, шулай ук «физик тәрбия» кафедрасы доценты Елистратов Дмитрий Евгеньевичны котлыйбыз.