«Белем» Россия җәмгыятенең федераль мәгърифәтчелек марафоны
2022 елның 31 августыннан 2 сентябренә кадәр «Белем»Россия җәмгыятенең федераль агарту марафоны узачак. Бу илнең иң мөһим һәм масштаблы мәгърифәтчелек вакыйгаларының берсе.
Марафон кысаларында Яшьләр күренекле галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, Россиянең эре компанияләренең беренче затлары, мәдәният һәм сәнгать, спорт өлкәсендәге әйдәп баручы спикерлар һәм һөнәри эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешкән башка экспертлар белән шәхсән аралашырга уникаль мөмкинлек алачак.