Казан дәүләт аграр университетында «Җиңү диктанты»Халыкара тарихи акциясе узды
3 сентябрьдә Казан ДАУ студентлары һәм хезмәткәрләре Икенче бөтендөнья сугышы — «Җиңү диктанты»Халыкара тарихи акциясендә катнаштылар.
«Җиңү диктанты» яшьләрдә, шулай ук Россия һәм чит ил гражданнарында үткән вакыйгаларга кызыксыну уяту, тарих буенча белемнәрен тикшерү һәм ата-бабаларның батырлыгы турында яңа мәгълүмат алу мөмкинлеген бирүгә юнәлдерелгән. Механикалаштыру һәм техник сервис институтының актлар залында Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңү вакыйгалары турындагы сорауларга актив җавап бирүче 150дән артык студент җыелды.
Студентлар алдында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев чыгыш ясадылар. Чарада шулай ук укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте проректоры Андрей Дмитриев, институтлар директорлары, университет төркемнәре башлыклары һәм кураторлары катнашты. Акция оештыру-тәрбия эшләре идарәсе тарафыннан фәлсәфә һәм хокук кафедрасы, университетның студентлар активы белән берлектә оештырылды.




