Казан дәүләт аграр университетында кукуруз фәнни тикшеренү институтының гибридларын таныту турында семинар узды

20 сентябрьдә Казан ДАУ Агробиотехнопаркы территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Игенчелек бүлеге башлыгы урынбасары Ногманова Р.М., авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашында «Агролизинг» ҖЧҖ оештырган семинар булды.

Семинарның максаты –Татарстан Республикасында кукуруз фәнни-тикшеренү институтының гибридларын таныту һәм импортны алмаштыру. Кунаклар кукуруз фәнни-тикшеренү институтының гибридлар чәчүлекләре белән таныштылар, а.х.ф. д-ры, «Агролизинг»  ҖЧҖ директоры Гайнуллин Р. М., РФА академигы Сотченко В. С. докладларын тыңладылар.

Translate