Кадерле һәм гүзәл хатын-кызларыбыз!

Шәхсән үз исемемнән һәм Казан ДАУның ир-атлар коллективы исеменнән Сезне, университетның Гүзәл яртысын, якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!

Безнең университетта гүзәл затлар фән белән шөгыльләнә, югары квалификацияле белгечләр әзерли һәм административ постлар били. Чын күңелдән Сезгә Казан ДАУ үсешенә керткән өлешегез, фәнни һәм педагогик эшчәнлектә, укуда һәм иҗатта югары казанышлар өчен рәхмәт белдерәм.

Безнең тату хезмәт коллективының барлык ир-атлары исеменнән Сезгә зур бәхет, мәхәббәт, яхшы кәеф һәм барлык теләкләрнең чынга ашуын телим!

Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р.