Экология буенча иң яхшы фәнни-гамәли эшкә конкурс башланды
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстанның югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр бәйгесенә старт бирә.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелә:
Табигый ресурсларны рациональ куллану;
Табигатьне саклау технологияләрен үстерү;
Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә циффрлы карарлар.
Җиңүчеләргә 50, 30, 20 мең сумлык призлар биреләчәк.
Гаризалар 2022 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.
Материаллар электрон почтага кабул ителә Anastasia.Merdyukova@tatar.ru
Тулырак мәгълүмат өчен 264-23-67 һәм 267-68-11 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
