«ЭкоНива»аграр холдингы вәкилләре белән студентлар очрашуы

5 октябрьдә Казан ДАУ студентлары Россиянең әйдәп баручы аграр холдингларының берсе булган «ЭкоНива» ҖЧҖ вәкилләре белән очрашты. Персонал туплау буенча Менеджер Савощенко Антонина Андреевна студентларны илнең төрле төбәкләрендә урнашкан холдингның җитештерү мәйданчыклары белән таныштырды һәм аларны киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге һәм карьера үсеше мөмкинлекләре белән җитештерү практикасын үтәргә чакырды. Антонина Савощнко аерым тупланган төркем составында һәм студентлар хезмәт отрядлары составында производство практикасын узу кагыйдәләре турында сөйләде, шулай ук студентларны инженерлар, агрономнар, икътисадчылар һәм бухгалтерлар өчен «ЭкоНива» дан академия проектларында белем бирү атналык интенсивларын үтәргә чакырды.

Чарада механикалаштыру һәм техник сервис институты, агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты, икътисад институты укытучылары һәм студентлары актив катнашты.

Translate