Фламанд сәнгатенең алтын гасыры күргәзмәсе
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 2023 елның 29 гыйнварына кадәр Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе уза. Күргәзмә кысаларында университет студентлары өчен кызыклы булган экскурсияләр һәм махсус программалар бар.
Шулай ук ел саен «Эрмитаж-Казан» үзәге базасында тарих, мәдәният һәм сәнгать белән бәйле төрле темаларны яктыртучы лекцияләр уза. 2022 елның октябрендә яңа лекорий сезоны башланачак, анда без студентларны күрергә шат булырбыз, чөнки барлык программалар Пушкин картасы белән мөмкин.
Циклларның төрле тематикасы һәм лекорларның югары фәнни-методик дәрәҗәсе — Казанда Дәүләт Эрмитажының әлеге мөһим мәгариф проектының үзгәрешсез нигезе.