Казан дәүләт аграр университетында «Беренче курс студенты көне»спорт бәйрәме узды

12 октябрьдә «Тулпар» СК бинасында Казан дәүләт аграр университетының 100 еллык юбилеена багышланган «Беренче курс студенты көне» спорт бәйрәме узды.

Чара Казан дәүләт аграр университетының физик тәрбия кафедрасы тарафыннан оештырылды. Үзләрен күрсәтергә теләгән бик күп катнашучылар зур әзерлек һәм максатка ирешүдә ныклык күрсәттеләр!

Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча быел мактаулы 1 урынны урман хуҗалыгы һәм экология факультеты алды !

Ярышларда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз!

Translate