Казан ДАУ командасы «Умник-Уралхим»конкурсы җиңүчесе
2022 елның 25 октябрендә «Умник-Уралхим» конкурсында җиңүчеләрне сайлап алу буенча «Уралхим инновацияләр»офисында финал питч-сессия узды. Казан дәүләт аграр университеты командасы «Авыл хуҗалыгы культураларының эндофит бактерияләре нигезендә минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен перспективалы биопрепаратлар эшләү»эшен тәкъдим итте.
Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты коллективыннан җиңү белән котлыйбыз!!! Яхшы!!! Шулай тотарга!!!
