Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Исемле стипендияләрен алу турында сертификатлар тапшыру тантанасы

1 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында директор Низаметдинов Марат Мингали улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Исемле стипендияләрен алу турында сертификатлар тапшыру тантанасын үткәрде.

Югары бүләккә Казан дәүләт аграр университеты икътисад институтының 11 студенты лаек булды. Сертификатлар тапшыру барышында әйтелгәнчә, стипендия программасы республиканың аграр секторы өчен аеруча мөһим булган юнәлешләр буенча югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.

Студентларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Translate