«Фермерлар мәктәбе» проекты тыңлаучылары Красный Восток Агро «Левошово» терлекчелек комплексында булдылар

2022 елның 2 ноябрендә «Фермерлар мәктәбе» проекты тыңлаучылары Красный Восток Агроның «Левошово» терлекчелек комплексында булдылар. Бу  – 4300 баш мөгезле эре терлек асраучы, бер сыердан тәүлеклек савым 23 килограмм сөт алучы ферма.

Тыңлаучылар сыерларны асрау, саву залында, бозау тудыру бүлегендә бозаулар алу һәм тоту ысуллары белән таныштылар. Капиталь стеналар урынына кулланыла торган сыер абзарының җил үткәрми торган пәрдә системасы белән таныштылар. Терлекләргә концентрацияле азык әзерләүче азык цехы  турында сөйләнелде һәм күрсәтелде.

Тыңлаучылар комплекс башлыгы белән бергә терлекчелеккә кагылышлы бурычларны хәл иттеләр һәм комплекста җыела торган азык рационнарын анализладылар. Соңыннан  тәмле төшке аш булды! Барысы да канәгать калды.

Translate