«Гадел уен»коррупциягә каршы квиз
2022 елның 3 ноябрендә Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институтында Коррупциягә каршы «Гадел уен»Квизы узды. Квизны оештыручы – «Бирмәскә-алмаска»Республика Яшьләр коррупциягә каршы программасы. Анда университетның беренче һәм икенче курс студентлары катнашты.
Квиз акциясе коррупциягә каршы дөньяви карашны формалаштыруга һәм студентларның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Чара башында сәламләү сүзе белән РД яшьләр эшләре министр урынбасары Кондратьева Алла Андреевна чыгыш ясады.
Квизда катнашучылар командаларга бүлеште һәм 5 тур дәвамында иң дөрес җавап бирергә тырыштылар. Балалар барлыгы 36 сорауга җавап бирделәр.
Квиз җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.



