«Алтын көз 2022»  Бөтенроссия күргәзмәсе

«Татарстан Республикасында мелиоратив игенчелекнең инновацион үсешен фәнни тәэмин итү» (авторлары а.х.ф. д. Хисмәтуллин М. М., проф. Сафиоллин Ф.Н.) һәм «Урта Идел буеның эшкәртелгән кара туфракларының ресурс потенциалы» монографиясе (авторы Локманов А А. җир төзелеше һәм кадастр кафедрасы доценты 0,25 ставкалы) «Алтын көз 2022»Бөтенроссия күргәзмәсендә алтын медальләр белән бүләкләнделәр.

Җир төзелеше һәм кадастр кафедрасының ике эше – «Урта Идел буе урман-даласында көнбагыш игү вакытында агрохимикатлар куллануның оптималь һәм экологик куркынычсыз технологияләре», «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгына мониторинг үткәрү» (авторлары Сафиоллин Ф. Н., Низамов Р. М., Локманов А. А., Сөләйманов С. Р.) шушы ук күргәзмәнең бронза медальләренә лаек булды.

Translate