Әлки районының 1 нче урта мәктәбе һәм Алексеевск аграр көллияте укучылары белән очрашулар
2022 елның 14 ноябрендә кабул итү комиссиясе белән берлектә, Казан дәүләт аграр университетының Мәгълүмат-консультация бригадалары эше кысаларында Әлки районының 1 нче урта гомуми белем мәктәбе һәм Алексеевск аграр көллияте укучылары белән очрашулар уздырылды.
Очрашу барышында агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасы укытучысы Сабиров Булат Миннефәилевич Казан ДАУ структурасы турында сөйләде, әзерлек юнәлешләре, тулай торакларда урнаштыру, шулай ук җитештерү практикасын узу һәм киләчәктә эшкә урнашу кагыйдәләре белән таныштырды.
Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашуны оештыручыларга җылы кабул итүләре өчен, ә балаларга кызыксынулары өчен зур рәхмәт.



