МБМУнең 2нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Һөнәри юнәлеш бирү эше

25 ноябрьдә икътисад институты директоры Низаметдинов Марат Мингали улы, авыл хуҗалыгы производствосын оештыру кафедрасының өлкән укытучысы Михайлова Лилия Валериковна белән берлектә, һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең

2нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар.

Презентация вакытында Болгар шәһәре һәм Спас районы укучыларына Казан дәүләт аграр университетын тәкъдим иттеләр, уку ничек баруы, университет кысаларында укудан тыш нинди юнәлешләр һәм ничек үсәргә мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр.

Translate