Казан ДАУда яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү буенча чаралар көчәйтелде

Яңа коронавирус йогышының таралуын кисәтү буенча чараларны көчәйтү чорында фән һәм югары белем Министрлыгының № 397) боерыгы (14.03.2020, Роспотребнадзор № 02/3852020-27 хаты (10.03.2020,) Казан ДАУ ректорының № 89 боерыгы (16.03.2020) нигезендә университетның барлык биналарында тикшерү һәм санобработка постлары урнаштырылган. Алар хезмәткәрләрне бинага кергәндә кулларны тире антисептиклары белән эшкәртүне, керү вакытында һәм эш көне дәвамында тән температурасын контрольдә тотуны үз эченә ала.