Казан дәүләт аграр университетында Россия Фәннәр академиясе академигы Игорь Анатольевич Тихонович булып китте
2022 елның 7 декабрендә РФА академигы Игорь Анатольевич Тихонович агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында булды. Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев академикны университетның фәнни һәм мәгариф эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты директоры, профессор Сержанов И. М. озатуында институт кафедраларының заманча уку сыйныфлары күрсәтелде. Музейда, профессор Сафин Р.И. агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының тарихы һәм хәзерге торышы белән таныштырды. Агроэкологик тикшеренүләр үзәге лабораторияләрендә булу барышында биотехнологиядә фәнни эшнең һәм үсемлекләрне саклауның төп юнәлешләре тәкъдим ителде.
Актлар залында, молекуляр биологиянең заманча казанышларын җәлеп итеп, үсемлекләрнең һәм микроорганизмнарның симбиотик мөнәсәбәтләренә генетик контрольне анализлау өчен, методологик аппарат эшләү турында академик Тихонович И.А. ачык лекция үткәрде.
Очрашу ахырында СПбДУ һәм Казан ДАУ арасында киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар.


