«Ел инженеры»III республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү

19 декабрьдә Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында «Ел инженеры»III республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Тантананы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Җиңүчеләрне бүләкләү 12 номинация буенча үтте:

Машина төзелеше.

Радиоэлектроника, элемтә, оптика.

Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр.

Нефть сәнәгате.

Газ сәнәгате.

Энергия.

Җиңел, агач эшкәртү, кәгазь сәнәгате.

Медицина сәнәгате.

Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате.

Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате.

Транспорт, юл хуҗалыгы.

Авыл хуҗалыгы.

«Авыл хуҗалыгы» номинациясе буенча җиңүчеләр Казан ДАУ механикалаштыру һәм техник сервис институты укытучылары һәм студентлары булды.

«Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык»категориясендә:

Хәлиуллин Дамир Таһир улы – т. ф. к., агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасы мөдире

Киләчәк инженерлар категориясендә:

Хәбибуллин Рифнур Илнур улы – 4 курс студенты.

Translate